Татарстанда 15 машина берьюлы юл һәлакәтенә очраган

Татарстанда М7 трассасында күз күреме начар булу сәбәпле 15 автомобиль һәлакәткә юлыккан. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Берьюлы 15 автомобиль катнашындагы җиде юл-транспорт һәлакәте М7 трассасының 916нчы чакрымында булган.

Кичә 13:30лар тирәсендә йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламау сәбәпле һәм «Фольксваген»га бәрелешкән. Шуннан соң йөк машинасы тагын тагын берничә машинага бәрелгән.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү