Педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова вафат булган

ТАССРның атказанган артисты, педагог һәм җырчы Хәдичә Гыйниятова җиденче гыйнварда вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә җырчының ВКонтактедагы рәсми төркеме администраторы Рамил Гайнуллин хәбәр иткән. 

«Хәдичә Гыйниятова Әтнә районы Югары Көек авылында җирләнде. Вафаты турында Хәдичә ханымның туганы хәбәр итте», — диде ул.

Хәдичә Гыйниятованың вафаты турында хәбәрне Казан дәүләт консерваториясе профессоры, җырчы Зилә Сөнгатуллина да раслады. «Кайгылы хәбәрне кичә кичке унбердә генә белдем. Консерваториядә ул килешү буенча ике генә укучы белән эшләде. Егерме елдан артык Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында солист булды», — дип сөйләде ул.

 


Фикер өстәү