Уфаның 4нче номерлы бала тудыру йортында 1 гыйнвардан 2 гыйнварга кадәр ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итте.
1 гыйнвар иртәсендә туган сабый икенче көнне кичке алтыдан соң үлгән.
– Мин үземнең сәламәт хатыным берничә сәгатьтән соң вафат булачак бала тудыруына ышанмыйм», — дигән әти кеше.
Шул ук төндә тагын бер бала дөньяга килгән.
– Мин кесарево ясауларын сорадым, әмма табиблар баланы үземә табарга кушты. Йөрәк тибүен тыңлагач, минутына 180не күрсәтүе билгеле иде, — ди Анастасия. — Нәтиҗәдә, эчемә бастылар, ә бала тудырганнан соң сабыйны аппаратка тоташтырдылар, өч көннән соң кызым вафат булды.
Әни кеше табибларны аппаратны сүндерүдә һәм сабыйның гомерен саклау калырга тырышмауда гаепли.