«КАМАЗ-Мастер» командасының өч экипажы легендар «Дакар» раллиеның (3 гыйнварда Согуд Гарәбстанында башланды) сигезенче этабында янә беренче өч урынны яулаган.
Этапта Антон Шибалов җиңгән. Икенче урында – узган елгы «Дакар» җиңүчесе Андрей Каргинов. Ул җиңүчедән 2 минут та 19 секундка артта алган. Дмитрий Сотников исә өченче урынга чыккан (Шибаловтан 2 минут та 28 секундка соңрак килгән). «КАМАЗ-Мастер»ның тагын бер вәкиле Айрат Мәрдиев этапны җиденче булып төгәлләгән. Ә инде гомуми зачетта Дмитрий Сотников иң алда бара. Шибалов – икенче, Мәрдиев – өченче. Ралли 15 гыйнварда төгәлләнә.