Зәйдә тимер юлда поезд хатын-кызны бәрдерә. Фаҗига Якты Күл-Зәй арасында булган.
«Круглое Поле-Бөгелмә» эш поезды көпчәкләре астына эләккән 50 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Аның гәүдәсен яртылаш киселә. Һәлакәт урыныннан видео Казанның бер пабликында урнаштырылган.
Полиция хезмәткәрләре фаҗиганең нечкәлекләрен һәм һәлак булучының шәхесен ачыклый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat