Поезд колакчын белән барган егетне бәрдереп гәүдәсен өзгән

Уфада коточкыч хәл булган. Колакчын киеп тимерьюл яныннан баручы егетне поезд бәрдергән һәм гәүдәсен өзгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитләре хәбәр итте.

Фаҗига Черниковка станциясе тирәсендә булган. Егет колакчында булганлыктан, поезд тавышын ишетмәгән. Машинист бар көченә җәүялене кисәтергә тырышып караган, әмма егет музыка тыңлау сәбәпле, берни дә ишетмәгән. Ахырда машинист поездны туктатырга томтылган, әмма ул вакытта инде соң булган.

Егетне поезд бәреп гәүдәсе өзелгән, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара дип хәбәр итә bash.news.


Фикер өстәү