Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары бер баланы бәрдергән

Узган шимбәдә Чаллыда җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының 46 яшьлек урынбасары самокатта барган 8 яшьлек малайны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте. 

Юл һәлакәте Беляев урамындагы бер йорт янында булган. Малай самокатта юлга килеп чыккан, уңга борылганда машина аны машина бәрдереп киткән. Бала төрле тән җәрәхәтләре алган, хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Соңрак җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасарының рульгә исерек хәлдә утыруы билгеле булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү  эшләре бара.


Фикер өстәү