Татарстанда балык тотарга килгән ир батып үлгән

Бүген 11 сәгать 36 минутта Түбән Каманың бердәм дежур диспетчер хезмәтенә Зәй елгасында бер ир-атның батып үлүе турындагы хәбәр килеп ирешә.

Шаһит сүзләренчә, таныш булмаган ир-ат кайда балык яхшырак кабуы турында сорашкан. Аннары ул балык тотканчы йөзеп алырга булган. Ир бата башлагач әлеге хәлнең шаһите коткару өчен суга сикергән. Агым көчле булганлыктан ул үзе дә бата башлаган. Яр буена чыккач коткаручыларга хәбәр биргән.

14:00дә ярдан 19 метр ераклыкта һәм 3 метр тирәнлектә 1972 елгы ирнең мәетен табып алганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү