Татарстаннан 4 гаилә «Ел гаиләсе – 2021» илкүләм бәйгесендә катнашачак

 Аларны республика конкурсларында җиңүчеләр арасыннан сайлап алганнар.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния   Фәйзуллина сүзләрен караганда, бәйге бу юлы да былтыргы кебек онлайн форматта узачак.

– Ел буе төрле чараларда катнашкан иң үрнәк гаиләләр арасыннан дүртесен сайлап алдык. Татарстан данын Чүпрәле районыннан Куракиннар, Яшел Үзәннән Миңнуллин-Латыйповлар, Балык Бистәсеннән Сибгатовлар, Балтачтан Миңнебаевлар яклаячак. Һәр гаилә үз тормышы хакында барлык мәгълүматны җыеп тапшырды инде. Өметебез зурдан. Аларның лаеклы урыннар аласына ышанып торабыз. Бездә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр бик күп, – ди Фәния Фәйзуллина.

Яшел Үзәндә яшәүче Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсе 15 ятим баланы тәрбиягә алган. Алар «Күпбалалы гаилә» номинациясендә катнаша.

– Кая чакырсалар, шунда барабыз. Максатыбыз – тәрбияләп үстергән балаларыбызга гаилә кыйммәтләрен аңлату, үз мисалыбызда яратуны, бер-береңә хөрмәтне күрсәтү. Сабыйларның күңеле ак кәгазь кебек. Барысын да сеңдерә ул. Балаларымның да безнең кебек бәхетле яшәүләрен телим, – ди Рәйсә ханым Миңнуллина.

– Гаиләбезне тагын бер бәйге көтә. Идел буе федераль округында узучы «Уңышлы гаилә» бәйгесендә дә катнашабыз. Анда төрле милләт вәкилләренең ничек итеп бергә тату яшәүләрен үз мисалыбызда күрсәтәчәкбез. Минем балаларым арасында төрле милләт вәкилләре бар. Без аларны аермыйбыз, әмма гореф-гадәтләрен, йолаларын сакларга тырышабыз.

Балтач районының Норма авылында гомер итүче Гөлсем һәм Мулланур Миңнебаевлар күптән түгел  «Без – тарихта эзлебез» республика бәйгесендә беренче  урынны яулаган иде. «Ел гаиләсе – 2021»дә алар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә көч сынаша.

– Катнашасызмы дигәч, бик теләп риза булдык. Шәҗәрә бәйрәменә әзерләнгән бик күп мәгълүмат бар иде. Шуларны җыеп, тапшырдык. Күңелдә ышаныч зур.  Хезмәтебез, тырышлыгыбыз бәяләнер дип уйлым, – ди Мулланур абый. – Без хәзер лаеклы ялда. Гаиләбез, нәселебез турында башкаларга сөйләү күңелгә рәхәт. Нәселне барлау эшен хатыным башкарды. Мин исә ярдәм итеп тордым. Киләчәктә тә, чакыралар икән, тагын да башка бәйгеләрдә катнашырбыз дип торабыз.

Сүз уңаеннан, Татарстан гаиләләре «Ел гаиләсе» бәйгесендә тәүге мәртәбә генә катнашмый. Җиңгәннәре дә бар. Узган ел  «Авылда яшәүче гаилә» номинациясендә Балтач районыннан Заһидуллиннар иң-иңе дип табылган иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү