Казанда спорт белән шөгыльләнүчеләр арткан

Казанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы узган елда спорт белән даими шөгыльләнә башлаган. Бу хакта башкаланың физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов шәһәр башкарма комитетында узган «Эшлекле дүшәмбе» утырышында белдергән.

Шәһәр җитәкчелеге планлаштырганча, 2030 елга кадәр башкала халкының 70 проценты чамасы спорт белән даими шөгыльләнергә тиеш.  Казанда спорт корылмалары саны арту кешеләрне сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә китерә. Соңгы дистә ел эчендә Казанда спорт корылмалары саны1,5 тапкыр арткан. Шул ук вакытта шәһәрнең  һәр районында шундый объектлар булдыруга аерым игътибар бирелә.


Фикер өстәү