Татарстан табибларына 84 фатир бирелгән

Казан, Чаллы, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләрендә медицина хезмәткәрләре күчемсез милеккә ия булган.
2020 елда республика Дәүләт торак фонды медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуга грант программасы буенча табибларга 84 фатир тапшырган. Шулай итеп, Чаллы табибларына – 51, Казан һәм Әлмәт табибларына – тугызар фатир бирелгән. Йортлар “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча төзелгән.
Татарстан Хөкүмәте 2014 елдан бирле торак шартларын яхшырту өчен табибларга максатчан грантлар биреп килә. Программаның максаты – республика шәһәрләре һәм районнарына югары квалификацияле медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү, шулай ук урыннарда медицина ярдәме сыйфатын яхшырту. Программаның алты ел дәвамында гамәлдә булуы чорында 732 табиб грант алган. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 меңгә кадәр җиткән.


Фикер өстәү