Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаткан

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе хезмткәрләре коронавирустан прививканы тулы составта диярлек ясаткан. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде, дип яза Татар-информ.

Ул үзе дә ике этапта вакцинация узганын әйтте. «Бүген республикада 170 кеше вакцинациянең тулы курсын узган», — диде.

2020 елның 16 декабреннән коронавирустан вакцинация илкүләм прививкалар календарена кертелгән. Вакцинация ике этапта үткәрелә. Беренчесеннән соң 21 көн узгач икенчесе ясала.

«Сәламәтлек саклау идарәсендә, министрлыкта да, табигый рәвештә антитәнчекләре әле булмаганнарның барысы да диярлек прививка ясатты», — диде Альмир Абашев. Ул вакцинация узган барлык кешеләрнең дә хәле яхшы булуын әйтте.

 


Фикер өстәү