Дәүләт Думасына Татарстаннан яңа депутат теркәделәр

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты итеп «Түбән Кама нефтешины» ның элеккеге генераль директоры Радик Ильясовны теркәде. Бу хакта мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында пәйда булды.

Радик Ильясов Россия Дәүләт Думасыннан Ирек Зиннуров киткәннән соң мандат алды. Зиннуров 2020 елның декабрендә Россотрудничество оешмасында эшли башлады. Ильясов Дәүләт Думасында беренче тапкыр гына эшләми инде. 2011-2016 елларда ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы составына кергән иде. 2011 елга кадәр «Түбән Кама шин» ААҖ генераль директоры булып эшләде.


Фикер өстәү