«Ералаш»ка нигез салучы Борис Грачевский вафат

«Ералаш»ның сәнгать җитәкчесе, аңа нигез салучы Борис Грачевский вафат булган. Аңа 71 яшь иде.

Аның үлеме турында ТАССка хатыны Екатерина Белоцерковская хәбәр иткән.

Ул коронавирус белән хастаханәгә озатылган булган. Хәле авыр дип бәяләнгән. Кызганыч, аның гомерен саклап кала алмаганнар.


Фикер өстәү