Казанда парковкаларның ташламалы эш режимы 30 апрельгә кадәр озайтылды

Казан хакимияте муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимын 2021 елның 30 апреленә кадәр озайтты. Алар эпидемиологик хәл яхшырганнан соң гадәти режимда эшли башлаячак, дип хәбәр ителә шәһәр Мэриясе сайтында.

Ташламалы режим буенча парковка өчен түләү эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автомобильне Казанда парковкада бушлай калдырырга мөмкин.


Фикер өстәү