Казанда яшәүче хатын-кыз, биржада акча эшлим дип, 400 мең сум акчасын югалткан

Татарстан башкаласында бер ханым, биржада акча отмакчы булып, 400 мең сум акчасын суга салган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Полициягә Казанда яшәүче бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул узган елның гыйнварында электрон почтасына интернетта акча эшләү тәкъдиме белән хат килеп төшүе турында сөйләгән. Ханым, сылтама аша узып, сайтта теркәлгән. Шуннан соң аңа кемнәрдер шалтырата башлаган. Алар трейдер биржасында акча эшләү өчен иң элек акча күчерергә кирәклеген аңлаткан.
Ханым шалтыратучылар сүзенә ышанып, 400 мең сум чамасы күчергән. Апрель аенда акчасын кире алмакчы булган, тик ала алмаган. Шуннан соң трейдер компаниясенә электрон хат җибәреп, акчасын кире кайтаруны таләп иткән. Әмма җавап бирүче булмаган. Соңыннанрак сайт администрациясе ханымның аккаунтын бөтенләй дә ябып куйган.
Аферистлар турында ул бер ел узгач кына сөйләргә карар кылган. Хәзер “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү