Чулпан Йосыпова гаиләсендә сөенечле вакыйга!

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова бәби тапкан. Бу хакта ул үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте.

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, җырчы икенче тапкыр әни булырга җыена иде. Чулпан үзе дә башкалар кебек бәби көткәнен яшереп йөрмәде, ялындырмыйча гына сабыеның малай буласын да әйтеп салды. Инде менә бүген 4 кило да 600 граммлык улы дөньяга аваз салган. Чулпан һәм Фиданны чын күңелдән тәбрик итәбез. «Төкле аягың белән, балам. Әтисе белән без бик бәхетле һәм сине бик яратабыз. 4600 килолы бәхет», дигән Чулпан Инстаграм битендә. Сабыйның сәламәт, тигез канатлы булып үсүен телибез.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Чулпан Юсупова (@chulpanyusupova)


Фикер өстәү