Көн җылыту сәбәпле, Татарстанда Чулман елгасы аша боз кичүен вакытлыча яптылар.
Һава шартлары белән бәйле рәвештә, бүген 14.00 Чулман аша Түбән Кама районының Покровское — Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча боз кичүе ябылды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Боз юлында транспорт хәрәкәте яңартылу турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.