Владимир Путин коронавирус буенча чикләүләрне әкренләп кенә бетерә башлау мөмкин булуын әйтте

Росссиядә коронавируска бәйле вазгыять тотрыклыланып килә, дип белдергән Владимир Путин. Аның әйтүенчә, бу моңарчы кертелгән чикләүләрне әкренләп кенә ала башлау мөмкинлеге бирә.

“Хәзер безнең нәтиҗәле вакциналарыбыз бар, алар 13 илдә теркәлгән инде. Тулаем алганда, илдә эпидемиологик хәлләр акрынлап тотрыклылана. Менә бүген иртән миңа чирдән терелүчеләр санының авыру йоктыручыларга караганда күбрәк булуы турында җиткерделәр. Йогышланучылар кими, аларның саны 20 меңнән азрак инде”, – дигән Владимир Путин Россия студентлары көне уңаеннан вузларда укучы егет-кызлар белән очрашуда.
Президент шул исәптән Мәскәүдә дә хәлләрнең яхшыруын искәрткән. “Кертелгән чикләүләрне әкренләп алып, нормаль уку режимына әйләнеп кайту мөмкинлеге бирә бу”, – дигән Владимир Путин.
Сүз уңаеннан, соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 19 290 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, 11 ноябрьдән алып, беренче тапкыр чир ияртүчеләр саны тәүлегенә 20 меңнән кимрәк булган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 3 738 690 кеше авырган.


Фикер өстәү