2021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк

2021 елда Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләре яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары алачак, дип хәбәр итте Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Наталья Бутаева.

«2020 елда керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә, балалары тугач, нәниләр өчен кирәкле товарлар җыелмасы урын алган тартма тапшырылган. Узган елда әлеге тартманың бәясе – 9 мең сум тирәсе, бюджет чыгымнары 40 миллион сумга якын тәшкил итте, 4400 комплект бирелде. Әлеге чара бер елга (2020) гына кертелсә дә, хәзер республика Хөкүмәте тарафыннан проектны 2021 елга озайту турында карар кабул ителде», — диде ул.

Искәртүләренчә, тармада яңа туган сабый өчен беренче чиратта кирәкле бөтен әйберләр дә (комбинезон, баланы тирбәтү өчен бишек, юрган, памперслар, мунча кирәк-яраклары, кер юу порошогы) бар.

Гаиләләргә мондый тартмалар сабый дөньяга аваз салган бала табу йортында бирелә. Моның өчен керемнәр турында белешмә күрсәтергә кирәк. Әгәр бүләк сабый бала табу йортыннан чыккан көнне тапшырылмый калса, аны балага алты ай тулгач алырга мөмкин.


Фикер өстәү