Казанда 5 мең сумлык ялган акча белән исәп-хисап ясаучылар кулга алынган

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, Казан бүлегендәге коллегалары белән берлектә, 5 мең сумлык ялган акчалар белән исәп-хисап ясауда шикләнелүчеләрне тоткарлаган.

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, полиция хезмәткәрләре Казанның ике сәүдә ноктасында товар өчен ялган акча түләргә маташучы ике ир-атны тоткан. Тикшерү барышында аларда 5әр мең сумлык 17 ялган акча табылган.
Ялган акча белән шаяручыларга җинаять эше кузгатылган. Алар 8 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.


Фикер өстәү