Казанда «Яндекс.Еда» сервисы начар ишетүче курьерлар белән хезмәттәшлек итә башлаган

Начар ишетүчеләр өчен «Яндекс.Еда» ерым сайт булдырган — алар анда курьер һөнәре белән таныша һәм гариза калдыра ала. Сайттагы материаллар субтитрлар белән бирелгән һәм ишарәләр теленә тәрҗемә ителгән. Компания белән хезмәттәшлек итү өчен үзмәшгульлекне рәсмиләштерергә кирәк. Шулай ук курьерлык хезмәтнең башка партнертлары аша да хезмәттәшлек төзергә мөмкин.

Заказ ясаучылар махсус кушымтада аларның заказын ишетмәүче курьер алып киләчәген алдан беләчәк. Сораулар исә шул ук сервис ярдәмендә хәл ителәчәк — махсус хезмәткәрнең курьер белән мессенджер аша элемтәгә керү мөмкинлеге булачак.


Фикер өстәү