Казанда таксистлар һәм курьерлар “больничный”га чыга алачак

Казанда үзмәшгуль булып теркәлгән таксистлар һәм курьерлар бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелү, шулай ук “больничный”га чыгу мөмкинлегенә ия булачак. “Яндекс.Такси”, “Яндекс. Еда” һәм “Яндекс. Лавка” бу җәһәттән пилот программасын тормышка ашыра башлаган.

“Компанияләр, проектның социаль әһәмиятле булуын исәпкә алып, киңәйтелгән страховка бәясен өч тапкыр киметте – аена 270 сумга калдырды. Моннан тыш программага өстәмә рәвештә “больничный” – чирнең икенче көненнән соң көненә 800 сум (аена 24 мең сумга кадәр), шулай ук бәхетсезлек очракларыннан түләүләр (2 миллион сумга кадәр) кертте”, – дип билгеләп үткән бер компания вәкиле.

Пилот программасы, Казаннан тыш, Россиянең тагын сигез шәһәрендә гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү