“Ана теле” онлайн-мәктәбе татар теле дәресләренә чакыра

2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган татар теленә өйрәтү буенча “Ана теле” бушлай онлайн-мәктәптә белем алу мөмкинлеге бар. Теләгендә булганнарның һәммәсе әлеге проектка кушылырга мөмкин. Моның өчен сайтта теркәлергә генә кирәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.

Татар теле грамматикасына, лексика, фонетикасына өйрәтү өчен видеофильмнардан, аудиороликлардан торган дәресләр эшләнгән. Онлайн-мәктәптә, катлаулыгына карап, дүрт баскыч булдырылган. Болар – А1, А2, В1, В2 баскычлары. Проект 72 бүлектән, 288 дәрестән, 1676 күнегүдән, 288 видеоклиптан, 10950 аудиофайлдан тора.
2013 елдан бирле онлайн-мәктәптә 142 илдән 150 меңнән артыграк кеше белем алган инде.


Фикер өстәү