Чемпионнар бишегенә – 95: «Бу әле башы гына!»

Наилә Гыйләҗева, Екатерина Гамова, Алия Иксанова, Федор Симашев… Әлеге фамилияләр күпләргә таныштыр. Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыятендә канат ныгыткан чемпионнар исемлеген әле тагын да дәвам итәргә була. 95 еллык бәйрәмнәре алдыннан динамолылар кабаттан хатирәләрен барлады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

– Безнең өчен 95 яшь – юлның башы гына әле. Без илебез кебек үк алга барабыз, аның белән бергә үсәбез, – диде матбугат очрашуында «Динамо» җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин. – «Динамо» авыр елларда да сынмады, шактый катлаулы юл үтте. Спортчыларыбыз кечкенә агач биналарда да, бүгенгедәй яхшыларында да шөгыльләнде, иң яхшылар рәтендә булды. Ә «Динамо»га аның бүгенге рәисе – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров килгәч, бөтенләй башка чор башланды, дисәм дә, ялгыш булмас. Өр-яңа спорт мәйданчыклары төзелде, спортчыларыбыз чемпионнар рәтендә ешрак күренә башлады. Бүген дә без шушы темпта барырга тырышабыз.
Очрашуда спортчыларны тәрбияләүгә зур өлешләрен керткән остазларга да рәхмәт әйтелде. 20 ел элек Казанга килеп, шуннан бирле чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Казан» ирләр җыелма командасының тренеры булган Араик Маргарян – шуларның берсе. Шушы 20 ел эшләү дәверендә аның командасы 18 тапкыр Россия чемпионы булган.
– Чын спортчыны ватанпәрвәрлек хисеннән башка күз алдына китереп булмый. Татарстанда спортчыларга физик кына түгел, патриотик тәрбия дә яхшы дәрәҗәдә бирелә. Монда тарихны шәхесләр үзләре яза. Бигрәк тә спорт өлкәсендә. Татарстанга килүемә, шушы тарихны язуда катнашуыма мин бик шат. Монда минем оныкларым туды, тамырларым беректе, – дип сөйләде Араик Маргарян.
Очрашуга Казанның «Динамо-Ак Барс» һәм Россия җыелма командаларының үзәк блокадалаучысы, халыкара класслы спорт мастеры Ирина Королева да килгән иде:
– «Рубин» командасы «Барселона»ны җиңгән елда (2009 елгы Чемпионнар лигасында Казанның «Рубин» командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулаган иде. – Ред.) Казан турында бик аз кеше белә иде. Ә хәзер аны бөтен дөнья белә. Спорт сөючеләр өчен «Динамо» җыелма командалары да берәр дистә ел элек яңалык булса, бүген аның җанатарлары шактый. 2020 елда без үзебезгә дә, Татарстаныбызга да зур бүләк ясадык: Россия чемпионаты җиңүчеләре, Россия кубогы һәм суперкубогы ияләре булдык. Соңгысы исә Казан өчен тәүге тапкыр булды, – дип сөйләде ул.
Киләчәккә планнарга килгәндә, якынча ел ярым эчендә Казанның Аккош күле янында «Динамо» спорт җәмгыятенең чаңгы базасы төзеләчәк. Бу хакта Салават Гайсин хәбәр итте.

Татарстан «Динамо»сы – фактларда
– Татарстанда «Динамо» җәмгыяте 1926 елның 29 гыйнварында оеша.
– Бүген «Динамо» составына барлыгы 25 мең кешедән торган 26 коллектив керә.
– Татарстанның «Динамо» командасы хокук саклау органнары вәкилләре өчен уздырылучы сигез Бөтенроссия спартакиадасының җидесендә җиңү яулаган.
– Хәзерге вакытта «Динамо» җәмгыяте 70тән артык спорт төрен үстерүдә катнаша. 1300дән артык динамолы спортның 50 төре буенча Россия җыелма командалары составына керә.
– Волейбол буенча «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар җыелма командасы алты мәртәбә Россия чемпионы, алты тапкыр Россия кубогы иясе, чемпионнар Лигасы җиңүчесе һәм спорт клублары арасында дөнья чемпионы булган.
– Чирәмдәге хоккей буенча «Динамо-Казан» ирләр җыелма командасы унсигез тапкыр Россия чемпионы, өч тапкыр Россия Кубогы, «Троффи» һәм «Челендж» еврокубоклары иясе булган.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү