Республикада коронавирусның 84 очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«36 кеше хастаханәгә озатылган, 48 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (21 кеше) һәм 80-90 яшь (7 кеше) аралыгында ачыкланган. Дүрт пациент 18 яшькә җитмәгән.

Коронавирус йоктырган пациентлар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) антирейтингның беренче баскычын били. Муниципалитетлар арасында Тукай районы (4 очрак) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 959 очрагы теркәлгән, 12 430 кеше (шуларның 99ы – узган тәүлектә) терелгән.


Фикер өстәү