Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт  белән  замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

– Рәшит хәзрәт, соңгы вакытта кешеләр табибка түгел, күбрәк өшкерүче, күрәзәчеләргә  ышана башлады. Социаль челтәрләрдә дә яхшы өшкерүче, күрәзәче табуны үтенгән гозерләрне еш күрергә була. Нигә без шундый хәлгә килеп җиттек?

Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты  – хатын-кызлар. Бу нәфис затларыбызга күз тию, алар арасында үчлелек, хөсетлек зур булуга да бәйле. Ярым шәрә йөрү дә файдага түгел. Шуңа күрә күз тию, җен кагылу, бозыклыктан интегәләр. Тәнне каплап, дога укып йөрү хәерле.  Шул ук вакытта минем янга балалары, туганнары, гаиләләре белән  уртак тел,  табибтан файда таба алмаучылар да килә.  Кемгәдер бер сеанс та җитә, кемгә берничә тапкыр килергә кирәк. Аллаһның рәхмәте белән шифа табалар. Хатын-кызларга бигрәк тә борчылган, курыккан вакытта җен гашыйк булырга мөмкин. Шуңа күрә  сагышланмагыз, мунчага, бәдрәфкә кергәндә бисмилла әйтеп керегез. Йокларга ятканда «Аятөлкөрси», «Фәләкъ», «Нәс», «Колхуаллаһ» һәм башка догаларны укыгыз.

Элек  әби-бабайлар им-том иткән. Әйтик, күзгә арпа чыкса, дога укып өшкергән. Кургаш белән баш очына куркулык койган. Болар гөнаһ саналмыймы?

Дога укып, күзгә чыккан арпаны өшкерү гөнаһ  түгел. Теләсә кем үзен, баласын, тормыш иптәшен дога укып өшкерә ала. Монда бары ихласлык кына кирәк. Ә менә кургаштан куркулык коярга тәкъдим итмәс идем.

–  Фотога карап өшкерү дә  киң кулланыла башлады. Мондый адымга еракта яшәүчеләр, авырган яки бозыклыктан интегеп тә, аяк терәп каршы булганнарның якыннары бара. Фотосурәткә карап, дога укудан файда бармы? Өшкерүче кара тавык алып килергә кушса, аны тыңларгамы?

 – Өшкерүче дәва эзләп килүченең, әтисенең исемен сорый, ниндидер сәер әйберләр алып килергә куша икән,  аңа  ышанырга ярамый. Бу – сихерче. Кара тавык турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шунысы кызганыч: минем янга да  начар ниятле кешеләр килә. Фәлән кешегә бозык яса әле, диләр.  Мин сихерче дә, кеше бозучы да түгел.

Халык әле «бәхетсез сан»нарга да ышана.  Бигрәк тә «кара җомга»  яки 13 саныннан куркалар…

Андый кешеләрне күргәч елмаеп куям мин. Исламда ырым-шырымнарга урын юк.  Мине  каршыга чыгучы кара мәче берничек тә туктата алмый. 13 саны белән тормышымның иң мөһим вакыйгалары бәйле. Мәсәлән, мин 13ендә тудым, 13енә туры килгән җомга көнне өйләндем, без 13 нче йортта яшибез. Ырым-шырымнарга ышана күрмәгез.

– Халыкта, өшкерүчеләр  акча алырга тиеш түгел, дигән фикер яши. Моның белән килешәсезме?

– Минем үземнән дә ни өчен Коръән уку сеансларының түләүле булуын сорыйлар. Теләсә кайсы хезмәт өчен түләнергә тиеш. Моңа кеше үзенең энергиясен, вакытын сарыф итә. Бүген психологка, остеопатка барасыңмы – барысына да акча кирәк. Нинди дә булса белемне алу, осталыкка өйрәнү өчен дә түләмичә булмый. Диндә дә  табибның дәвалау өчен акча алырга, үз бәясен әйтергә хакы бар, диелгән.  Бәдәвиләрнең (бедуин) кабилә башлыгын «Фатиха» сүрәсе белән дәвалаган өчен сарык биргәннәр. Кабиләдәшләре, моның белән килешмичә: «Аллаһның илчесеннән ачыклык булмыйча, бу итне ашамыйбыз», – дигәнннәр.  Аллаһ илчесе моңа: «Дөреслектә, үзегезнең белемегез өчен акча алуны Коръән хуплый», – дип җавап биргән. Укыганнарымны башкалар да тыңлый алсын өчен, Ютуб каналында урнаштырырга планлаштырам. Акчасы булмаган, мохтаҗ кешеләрнең хәленә керәм.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү