Алинә Мөдәрисова: «Кызыбызга 40 көн булгач эшкә чыктым, спектакльләр вакытында Алмаз аны имезергә алып килә иде»

Терекөмештәй тере, һәрчак кояш кебек балкып торган Алинә Мөдәрисованы өлкәннәр дә, нәни тамашачы да бердәй ярата. «Хуш, авылым» спектаклендә бигрәк гаҗәпләндерде ул. Без аның белән сәхнә арты хәлләре, рольләре хакында сөйләштек. 

– Алинә, «Хуш, авылым» спектаклендә сез берничә роль башкардыгыз. Сәхнә арты серләрен ачыйк әле. Берничә образга керү артында ни ята? Авырмы ул, киресенчә, рәхәтме?

– Миңа тиз арада берничә образга керү рәхәтрәк тә, кызыграк та икән. Андый тәҗрибә «Сишәмбе көн кич белән» спектаклендә булган иде инде. Әмма «Хуш, авылым» масштаблырак, күләмлерәк проект инде.

– «Хуш, авылым» – үзенчәлекле, документаль әсәр. Шәхсән үзеңә ул ничек тәэсир итте?

– И, минем бу спектакльне залда, тамашачылар белән бергә карыйсым килә. Үзең уйнагач, барыбер тулаем атмосферасын тоя алмыйсың. Ул спектакль – кисәтү дә, уйлану да, үзеңне читтән карап, моңсу елмаю да. Без режиссер куйган бурычны үтәдек инде, әмма тамашачыдан шулкадәр кайтаваз булыр, аны шулкадәр үз итәрләр дип уйламаган идек. Аңа февральдә дә, мартта да урыннар юк, хәтта өстәмә спектакльләр куелды. Мөгаен, халыкның иң авырткан кылларына кагылганбыздыр.

– Камал театрында кыска вакыт эчендә бик күп рольләр башкардың. Алар арасында иң кадерлесе бармы?

– Соңгы вакытта үзем дә ул турыда уйланам. Әйе, рольләремнең барысы да кадерле. Мин декрет ялында да утырмадым. Балага кырык көн булгач, «Ак калфагым төшердем кулдан»  (Илдар Юзеев әсәре) спектакленә уйнарга чыктым. Аны Фәрит абый (Фәрит Бикчәнтәев – Камал театрының баш режиссеры. – Ред.) авырлы чакта ук биреп куйган иде инде. Фәрит абый, борчылма, бала табам да чыгам, дип роддомга киттем. Сүземдә торуымда, эшкә чыгуымда ирем Алмазга  (Алмаз Гәрәев, Камал театры артисты. – Ред.) рәхмәт. Ул миңа шулкадәр ярдәм итте. Безнең бит әниләр дә яныбызда түгел, минеке Уфада, аныкы Чаллыда, Казанда туганнарыбыз да юк. Зөбәйдәне Алмаз карап үстерде дисәң дә, арттыру түгел. Мин спектакльдә уйнаган чакларда баланы имезергә алып килә иде. Кызыбызның исеме дә шушы спектакльдән бит. Рольне алгач та, кара нинди матур исем, дип уйлап куйган идем. Кыз икәнен белгәч, икебез дә шул исемгә тукталдык. Шуңа күрә «Ак калфагым…», андагы Зөбәйдә ролем – минем өчен иң кадерлеседер, мөгаен. Фәрит абыйга да рәхмәт, миңа ышанып, роль артыннан роль бирде. Артистның язмышы, ничек кенә карасаң да, режиссерга бәйле. Ул мине үзем дә уйламаган рольләрдә күрә, яңадан-яңа яктан ача. Аннары «Килә ява…» спектаклендә уйнадым. Дөресен әйтим: андагы образдан курыктым, мин бит моны булдыра алмыйм, дип каушап калдым. Режиссерның синең мөмкинлекләреңне алдан күрә алуына мин шаккатам инде.

– Балалар спектакльләрендәге рольләрең дә самими һәм ихлас килеп чыга. Үзеңдә балалыкны ничек саклап калып була?

– Әлмәт театрында да балалар әкиятләрендә бик күп уйный идем. Чөнки нәниләр –  иң ихлас, иң рәхмәтле тамашачы. Бәлки үземнең дә балам булгангадыр ул. Хәер, аның өчен генә түгелдер, үземнең дә бала кебек булуымдадыр. Артист шундый булырга тиештер дә инде ул. Мин бөтен нәрсәгә ышанам. Әгәр көн дәвамында, күлмәгеңдә тап бар, дип ун мәртәбә әйтәләр икән, мин  ун очрагында да ышанам, тапны эзли башлыйм. Мине алдавы бик җиңел.

– Әлмәт театрында үзең дә спектакль чыгаргансың. Киләчәктә үзеңне режиссура юнәлешендә дә күрәсеңме?

– Әлмәт театры турында сүз чыккан икән, әлеге театрга рәхмәтемне әйтәсем килә. Артист буларак мин нәкъ менә анда формалаштым. Үземне режиссер буларак та сынап карарга мөмкинлек бирделәр. Ә спектакльгә килгәндә, ул диплом эшебез һәм аны Фәрит абый куярга тиеш булган. Фәрит абый исә, анда Алиша бар, менә ул куйсын, дигән. Мөгаен, холкымны күздә тотып тәкъдим иткәндер. Чөнки укыган елларда актив идем, лидерлык сәләтен күреп, училищеның президенты итеп тә сайладылар. Ләкин, әтием дә артист булгач, кечкенәдән сәхнәдә уйнагач, миңа артист һөнәре күбрәк якын. Зөбәйдә дә сәхнәдә үсә, бер яшеннән  спектакльләрдә катнаша башлады.

– Камал театры синең өчен ул нәрсә?

– Иң якын урын, олпат театр. Алсу Гайнуллина, Дания апа Нуруллина белән бер гримеркада булу, гомумән, өлкәннәрне күреп калу, аларның киңәшләрен ишетү, бер сәхнәдә уйнау – үзе бер бәхет, дәрәҗә.

– Икенче театрдан килгән кешене барыбер сагаеп кабул иткәннәрдер…

– Һич алай булмады. Без укыганда Камал театрыннан кайтып та кермәдек. Ә инде ике елдан соң шушы театрга эшләргә килгәч, онытылмаслык бер хәл булды. Коридор буйлап үтеп барганда, бүлмәсеннән Ләйсән апа Рәхимова килеп чыкты да, кайтуың белән, диде. Менә шушы ике сүз канатлар куйды. Артистларның, син бездә калырга тиеш идең инде, дигәннәре үсендерде. Мине бик җылы кабул иттеләр. Үз урыныма кайткан кебек булды.

– Барысы да, яратып, сиңа Алиша дип дәшә. Нилектән ул?

– Аның үз тарихы бар. Укыганда мин тхэквондо белән шөгыльләнә идем. Бу спорт төреннән кара билбавым да бар. Төрле ярышларда җиңеп, әнә шул дәрәҗәгә ирештем. Тренер, Алинәләр күп, мин сине телефонымда Алиша дип саклыйм, диде дә шул исем йогып калды.

– Ир белән хатынның бер өлкәдә, бер урында эшләве читенме, әллә уңайлымы?

– Безгә бик уңайлы. Ирем башка өлкәдән булса, ул мине аңлар идеме икән, дип тә шикләнәм әле мин. «Хуш, авылым»ны чыгарганда өйдәге эшләрнең берсенә дә өлгермәдем. Алмаз хәлемә керде, бала карауны да, башка эшләрне дә үз өстенә алды. Бер-береңнең хәленә керү, хезмәтеңне аңлау бик зур нәрсә бит ул. Шуңа күрә мин язмышыма бик рәхмәтлемен.

Блиц-сораулар:

– Ничек ял итәргә яратасыз?

– Без актив ялны, кунакка йөрүне, үзебезгә кунаклар килүен һәм мунчаны яратабыз. Зөбәйдәбез дә шундый, бүген кая барабыз, яки, безгә кем килә, дип кенә тора.

– Иң зур теләгең?

– Дөньялар тыныч булсын иде. Катлаулы заманда яшибез. Эпидемиологик вазгыять гастрольләрне чикләде. Менә шушы чикләүләр бетсен иде инде.

– Театр дөньясындагы укытучың?

– Фәрит Бикчәнтәев, әлбәттә.

– Тормышта укытучың.

– Иң әүвәл әти-әнием. Укытучы дип кемнедер аерып әйтәсем килми, миңа гел яхшы кешеләр очрап тора.

– Яраткан артистың?

– Бәләкәйдән кумирым булмады. Кемнедер бер роле, икенчесен башка бер ягы өчен яратам, әмма берсен дә аерып әйтә алмыйм.

– Соңгы укыган китабың?

– Дюманың «Граф Монте Кристо»сы.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү