Гүзәл Яхинаның татарлар язмышына бәйле яңа романы дөнья күрде

Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» романы укучларын еракта калган 1923 елларга алып кайта.

«Зөләйха күзләрен ача» романы белән дан казанган Гүзәл Яхинаның чираттагы романы табадан төшкән. Бу хакта язучы инстаграмда хәбәр итте.

Китап тышлыгының авторы Андрей Бондаренко, романны март аенда сатып алырга мөмкин булачак.

Әсәрнең төп геройлары — эшелон җитәкчесе Деев һәм комиссар Белая, алар Казаннан Сәмәркандка биш йөздән артык баланы эвакуацияләүдә катнашкан. Романда тарихка уелып калган 1923 еллар сурәтләнә.


Фикер өстәү