Урамда кычкырып йөрүдән вазгыять үзгәрәме?

Урамда кычкырып йөрүдән вазгыять үзгәрәме? Узган атнада ризасызлык белдергән  рөхсәтсез акцияләрдә катнашкан өчен республикада барлыгы 300 кеше тоткарланган. «ВТ» хәбәрчесе урамга чыкмаса да, вакыйгаларны социаль челтәрләр аша күзәтте.

Беренче  акциядән соң барысы да тынычланырлар кебек тоелган иде. Әмма законга каршы оештырыла дип тукып торсалар да,  бу якшәмбе дә урамга чыгучылар булды. Мәйданда нидер кычкырып йөрүчеләргә карата да фикерләр бер генә төрле түгел. Кемдер, тамагыгыз тук, өстегез бөтен, кулларыгызда телефон,  рәхәтегезгә чыдый алмыйсыз, сезгә нәрсә җитми, дип сүксә,  кемдер, дөрес эшлисез, үз фикереңне әйтергә вакыт җитте, дип хуплый. Барысының да кулында – телефон. Тамашаларны тизрәк видеога төшереп, башкалардан калышмаска тырышалар.

Казанда да  яшьләр  вакыйгалардан читтә калмады: Камал театры каршындагы мәйданга, Болак буйларына халык җыелды. Алар белән аралашырга Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килде. Ул яшьләрдән  нинди максат белән урамга чыгулары турында кызыксынды. Аның фикеренчә, ил күләмендә уздырылган законлаштырылмаган акцияләр иҗтимагый-сәяси темалар буенча  яшьләр белән власть арасында аралашу өчен мәйданчыклар җитмәвен күрсәткән. Бу хакта ул икенче көнне министрлыкның еллык коллегия утырышында да әйтте.

– Сезнең яхшы ният белән чыгуыгызга шигем юк,  бу хөрмәт уята. Әмма  чаралар законсыз үтә, оештыручылар беренчесендә дә, икенче тапкыр да гариза бирмәгән, – дип аңлатырга тырышты  Дамир Фәттахов җыелган яшьләргә.  – Аралашуның башка юллары да бар. Без  сезнең белән фикер алышырга каршы түгел. Социаль челтәрләрдә миңа мөрәҗәгать итүчеләр белән очраштым. Сезне тыңларга әзербез.

Әлбәттә, чара этешү-төртешүләрсез, мөгез чыгаруларсыз гына узмаган. Юл-патруль хезмәте инспекторы  законсыз акциядә катнашучыларны кисәтеп, бер егетне  кулыннан эләктереп туктатырга җыенган. Таеп егылган егетне берничә кеше кысрыклый һәм юл-патруль хезмәте инспекторына ташлана. Аңа торырга ирек бирмиләр, соңыннан барысы да йөгерә, ЮХИДИ хезмәткәре зыян күрми.

ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм итүчеләрне прокуратура тикшерә башлаган. Кабан күлендә бер вандалның чүкеч белән койманы вату күренешләре дә кадрларга кергән. Монысы нигә ачуын коймадан алган? Чаллы, Әлмәттә рөхсәт ителмәгән акциядә катнашучылар азрак булган. Түбән Камада каршылык чарасына берәү дә  чыкмаган.

 

Яшьләрне ничек ишетергә?

Ленария Мөслимова, Бөтендөнья татар  яшьләре форумы рәисе:

– Ситуацияне урамга чыгып кына үзгәртеп булмый. Татар яшьләре форумында  вазгыятьне үзгәртә алырлык проектлар ким дигәндә 15 ел эшли. Бер мисал китерәм,  «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе вакытында яшьләр белән бергәләп республикада икетеллелек канунының башкарылуын  күзәтеп килдек. Шулай ук элмә такталарында хаталарны барлап, халык контроленә урнаштыра бардык. Бүген республикабызда икетеллелек канунын үтәүне дәүләт хакимияте дәрәҗәсенә менгерә алдык. Безнең яшьләр конкрет эшләр белән мәшгуль, вазгыятьне үзгәртә алырлык проектлар аша эш алып барабыз. Яшьләрне файдалы проектларга җәлеп итәргә кирәк.

Радик Хәбиров, «Ел укытучысы – 2018» бәйгесе җиңүчесе, Казандагы 1 нче гимназия укытучысы:

– Анда безнең балаларның берсе дә чыкмады.  Шимбә көнне укыдылар, ял көнне әти-әниләре янында булдылар. Балалар мондый акцияләргә чыккан өчен җаваплылык көткәне турында хәбәрдар. Ниндидер ризасызлык бар икән, аны башка  юллар белән, законга туры китереп хәл итәргә кирәк. Һәр кеше үзенең фикерен әйтергә хокуклы. Хаосның беркайчан да яхшыга китергәне юк.

Сәрия Мифтахова

Фото: «Татар-Информ»


Фикер өстәү