Өендә 1 миллион сум акчасын саклаган хатынны үтергәннәр

Татарстан Республикасы Югары судында 23 яшьлек ике иргә карата җинаять эше ачкан.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның мартында гаепләнүчеләрнең берсе үзенең танышыннан пенсионерның 1 млн сум акчасы булуын һәм аның Питрәч районында үз йортында саклавын белә. Бу хакта ул дустына сөйли, шуннан соң алар пенсионерны таларга була.
Җинаятьчеләр пенсионер ханымның өенә киләләр. Ир-атлар хуҗабикәдән пластик шешәләргә су тутырырга кирәк, дип өйгә керергә рөхсәт сорыйлар. Зыян күрүче аларны таный һәм риза була. Йортка кергәч аларның берсе ваннага китә һәм пенсионер ханымның игътибарын җәлеп итә, икенчесе кухняга уза һәм пычак белән кораллана. Аннары ир-атлар хатын-кызга һөҗүм итә һәм чиратлап муенына, күкрәгенә һәм корсагына пычак белән берничә тапкыр кадыйлар. Алынган яралардан зыян күрүче шунда ук үлә.

Шуннан соң җинаятьчеләр акчаны табып, алып качалар. Ике гаепләнүче дә хәзер сак астында.


Фикер өстәү