Коммуналь хезмәтләр «берле» алган

Сораштыруда катнашкан Татарстан автомобильчеләрнең 20,3 проценты кар-буранда коммуналь хезмәтләрнең урамнарны кардан чистартулары өчен – «берле», 12,5 проценты «икеле» куйган.

Республикада яшәүчеләрнең 28,1 проценты бу хезмәтне «өчле»гә бәяләгән. «Дром» автомобильчеләр сайтындагы тикшеренү мәгълүматлары әнә шундый. Шул ук вакытта автомобильчеләрнең 16,4 проценты коммуналь хезмәтләргә – «бишле», 22,7 проценты «дүртле» куйган.


Фикер өстәү