Зур Казан боҗрасы икенче чиратын планлаштыру проектын әзерли башлаячаклар

Татарстан Хөкүмәте Казан Башкарма комитетының Зур Казан боҗрасының яңа участогын планлаштыру проектын әзерләү турындагы тәкъдимен хуплады. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Сүз Мехчылар урамының Девятаев урамыннан Магистраль урамына кадәр булган өлеше турында бара. Бу участок Техника урамыннан алып Киров дамбасына кадәр булган юлның бер өлешеннән гыйбарәт.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына йөкләнгән.

Зур Казан боҗрасының Техника урамыннан алып Киров дамбасына кадәр булган 7,1 километр озынлыктагы участогы өчен проект һәм эш документациясен эшләүгә тендер 2020 елның җәендә басылып чыкты. Контрактның максималь суммасы 161,4 млн сум тәшкил итәргә тиеш булса да, көз башында конкурс гамәлдән чыгарылды.

Моннан тыш, 2021 елда Зур Казан боҗрасы икенче этабының Техника урамына кадәр төзелешенә Татарстан бюджетыннан 2,4 млрд сум бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү