Казанда яшәүчеләр Мамадыш трактында хәрәкәтне көйләү буенча петиция әзерләгәннәр

Казан халкы, Мамадыш трактын машиналардан бераз гына булса да бушату һәм “Весна” торак комплексына өстәмә керү юлын булдыру үтенече белән петиция әзерлгәннәр. Шәһәр хакимиятләренә мөрәҗәгать Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына урнаштырылган.

Сайтта шәһәр башкарма комитетына, Казанның Совет районы, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә берьюлы ике мөрәҗәгать пәйда булган. Беренчесендә халык “Весна” торак комплексына керү өчен өстәмә юл салуны сорый. Хәзерге вакытта әлеге торак комплекска фәкать бер юлдан гына кереп-чыгып йөрергә мөмкин. Бу исә юл хәрәкәтен бик нык кыенлаштыра: биредә яшәүчеләргә торак комплексыннан чыгып китү өчен сәгатьләр буе “бөке”дә утырырга туры килә. Әлегә петициягә 84 кеше кул куйган.

Икенче мөрәҗәгать Мамадыш тракты юлындагы хәрәкәтне иркенәйтү зарурилыгына кагыла. Казанда яшәүчеләр, магистральне машиналардан азмы-күпме бушату өчен, аслы-өсле юллар төзүне сорый. Петицияне инде 200дән артыграк кеше имзалаган.


Фикер өстәү