Әтисе тибеп, улының умыртка баганасына зыян салган

Казанда яшәүче 38 яшьлек ир-ат улының сәламәтлегенә зыян китерүдә шикләнелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 15 гыйнварьдә ир-ат исерек хәлдә хатыны һәм 10 яшьлек улы янына кунакка килә. Ул хатыны белән сүзгә килә һәм кыйный башлый. Малай әнисен якламакчы була, җавап итеп әтисе аның күкрәгенә аягы белән тибә. Нәтиҗәдә малайның умыртка баганасына зыян килгән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү