Рөстәм Миңнеханов: «Яшьләрне экстремизм һәм террорчылыктан сакларга кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләрне экстремизм һәм террорчылыктан сакларга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында террорчылык, наркобизнес, корал сату һәм акча үзләштерү белән тыгыз бәйләнгән булуын әйтте. «Бу эштә тәвәккәллек кирәк», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов интернет челтәрендә кешеләрне тәртипсезлек һәм чуалышларга чакырган төркемнәрне тикшерү комитетына күзәтергә кушты.


Фикер өстәү