Торак-коммуналь хезмәт буенча бурычлыларга штраф түләтү кире кайтарыла

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән очракта штраф түләтү яңартыла. Уузган ел COVID-19 пандемиясе аркасында штраф түләтү туктатылып торган иде. “Известия” хәбәр иткәнчә, февраль аеннан, гыйнварда ЖКХ хезмәтләренә вакытында яки тулысынча түләнелмәгән өчен пеня һәм штрафлар исәпләнә башлаячак.

Дәүләт Думасында әйтүләренчә, пандемия бетүгә таба бара, әмма депутатлар түләмәүгә бәйле хәлне контрольдә тотуны дәвам итәчәк. Белгечләр фикеренчә, идарәче компанияләр штрафларның кире әйләнеп кайтуына шат. Ник дигәндә, штрафларны туктатып тору халыкны шактый ук туарылдырган.
Шул ук вакытта, статистика мәгълүматларына караганда, пандемиягә бәйле йомшаклык күрсәтелүгә карамастан, 2020 елның беренче яртыеллыгында илебездә яшәүчеләрнең ЖКХ хезмәтләре өчен җыелган бурычы 2019 елдагыгыга караганда 29 миллиард сумга (4,1 процентка) кимегән.


Фикер өстәү