Махсус Олимпиадада катнашучы: «Әнием, минем җиңүемне күреп, шундый сөенер иде»

Акыл ягыннан үзенчәлеге булган спортчылар катнашындагы ярышлар 8 февральгә кадәр дәвам итә. Россиянең 36 төбәгеннән килгән 600гә якын спортчы тау чаңгысы, сноуборд, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек, карда йөгерү буенча көч сынаша.

Хәер, бу чараны «көч сынашу» дип сыйфатларга тел һич әйләнми: алар өчен беренче килү түгел, монда катнашу – үзе зур җиңү. Акыл ягыннан үзенчәлеге булган кешеләргә карата мөнәсәбәтне яхшырту, спортчыларны берләштерү – әлеге Уеннарның нияте шул.

Без исә карда йөгерү буенча ярышларда булып кайттык. Спартакиада катнашучылары белән бергә дистанцияне кышкы уеннарның илчесе, чаңгыда шуу буенча Олимпия чемпионы Александр Легков та узды.

– Ничек кенә тырышсам да, нибары дүртенче булып килдем. Карда йөгерүнең техникасы җиңелләрдән түгел икән, – диде ул. – Әлеге чара спортта мәрхәмәтлелеккә урын барлыгын, кешенең иң матур сыйфатларының барыннан да мөһимрәк булуын тагын бер кат раслый. Буш сүзләр түгел бу: монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк, ахырдан килүче – беренче. Игътибар иттегезме: катнашучыларның күзләре яна! Димәк, без дөрес юлда.

«Финалга үтәсем килә…»

Александр Легковның сүзләрен һәр катнашучы диярлек раслый монда. Бөек Новгородтан килгән 19 яшьлек Нарек Степанян да бу Уеннарда катнашуына сөенеп туя алмавын әйтте:
– Бүген карда йөгерү буенча ярышларда катнашам. Казанга килүемә шундый шат мин! Миңа монда бик ошый. Бик тә финалга үтәсем килә. Әнием, минем җиңүемне күреп, шундый сөенер иде. Ә мин гел аны шатландырырга тырышам, – дип сөйләде ул безгә. Футболист булу хыялы да бар икән егетнең.

Нарекның теләге кабул булып, финалга уза алса, ул 2022 елгы Махсус Олимпиадада чыгыш ясый алачак. Ягъни Казанда узучы Спартакиада җыелма команда туплау максатын да күз уңаенда тота.

Без әзерме?

Казан дөнья күләмендә уздырылачак Олимпиада кунакларын кабул итәргә әзерме соң? Бу сорауга Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев җавап бирде.
– Казанның халыкара ярышлар уздыруда бик зур тәҗрибәсе бар. Спорт дөньясында тоткан урынын да әйтеп тору кирәкмидер. Бу Уеннар безнең өчен яңалык булса да, Махсус Олимпиада кунакларын кабул итәргә Татарстан тулысынча әзер диярлек, – диде ул. Соңыннан: – Безгә килгән катнашучыларның күзләре яна – бу исә безнең эшнең юкка гына башкарылмавын раслый, – дип өстәде Илдар Садриев.

 

2022 елгы Махсус Олимпиадага 108 илдән 2000 катнашучы көтәләр. Аларга ярдәм итү өчен 3000 волонтер билгеләнгән. Уеннар 7 спорт төре (тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек, карда йөгерү) буенча 5 спорт корылмасында («Свияга» тау чаңгысы комплексы, «Буревестник» стадионы, Казан Теннис академиясе, Спорт сарае, Чаңгы-биатлон комплексы) узачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү