Мамадышта бозауларның колакларына чип урнаштыра башлаганнар

Узган елның 1 октябреннән республикада мөгезле эре терлекне чиплаштыру эше башланган. Бу әлегә бозауларга гына кагыла. Туганнан соң 3 тәүлек эчендә аларның колакларына чип беркетелә.
Мамадыш районы Дүсмәт авылындагы Павлов фермер хуҗалыгында әлеге яңа эшкә беренчеләрдән булып керешкәннәр. Бүген аларның мисалында районның барлык фермерлары һәм ветеринарлар өчен практик семинар уздырылган.
Татарстанда мөгезле эре терлекне чиплаштыруның сәбәбе – хайваннарда йогышлы авырулар таралуны кисәтү зарурилыгы. Яңа кагыйдәләр буенча, яңа туган барлык бозауларга уникаль номер сугылырга тиеш. Шулай итеп, һәр малның үз паспорты булачак. Аңа, хайванның тууыннан алып, чалуга кадәр, барлык мәгълүматлар кертеләчәк. Болар – вакцинация, прививкалар, малның яше, физиологик халәте.
Инде әйткәнебезчә, бирка һәм чиплар яңа туган бозауларның колакларына беркетелә. Шуннан соң алар турында барлык мәгълүмат махсус программага кертелә. Смартфондагы кушымтадан файдаланып, чиптагы QR-кодны күчереп алырга һәм шул рәвешле терлек турында барлык мәгълүматларны белергә була.


Фикер өстәү