Теплицага кар тутыру – юкка вакыт уздырумы?

Тәҗрибәсез бакчачыга кышын теплицага кар кертү мәгънәсез бер эш кенә булып тоелырга мөмкин. Чыннан да, ни өчен, азапланып, шунда кар ташырга? Үсемлекләр юк ич анда, димәк, суыктан да сакларга кирәкми. Ә туфрак кышны ничек тә уздырып җибәрәчәк.

“Ничек тә” уздырып җибәрергә мөмкин анысы. Әмма теплица туфрагы үзенчәлекләре һәм андагы үзгәрешләре буенча бакча туфрагыннан нык аерылып тора. Җирнең һаман “калфак” астында утыруы йогынты ясый моңа. Шуңа күрә теплица туфрагы ачык грунтка караганда күбрәк тәрбия таләп итә.
Кыш көне теплицада нинди “хәлләр” булып ята соң? Дымы парга әйләнү дәвам иткәнлектән, туфрак ныграк ката. Җир катканда, зарарлы бөҗәкләр һәм бактерияләрдән тыш, файдалы микроорганизмнар да үлә. Шулай итеп, туфракның уңдырышлылыгы кими.
Кар теплица туфрагына нәрсә бирә? Әйе, дым бирә. Ләкин моннан тыш туфракны кату һәм ашалудан саклый, шулай ук файдалы элементларын югалтмаска ярдәм итә. Моннан тыш туфрактагы химик процессларны акрынайта.
Кар суы файдалы үзенчәлекләре ягыннан торбалардан килүче суга караганда күпкә өстен. Кышын теплицага тутырылган кар язга туфрактагы микрофлораны саклап кына калмыйча, утыртылган үсентеләргә тизрәк үсү мөмкинлеге дә бирәчәк, дигән сүз бу.

Белеп тор!
Теплицага карны түшәменә кадәр түгел, ә чамасын белеп кенә тутырырга кирәк. Түтәлләрдә алагаем зур кар көртләре ясауның хаҗәте юк, ягъни. Иң яхшысы – кар катламының 30 см калынлыкта булуы. Юкса язын аны кабат теплицадан чыгарып мәшәкатьләнергә туры киләчәк. Ник дигәндә, калын кар “юрганы” астында калган туфрак бик акрын җылыначак. Димәк, үсентеләрне соңрак утыртырга туры киләчәк.

Фото: Яндекс.Дзен


Фикер өстәү