Россиядә уку йортларында стипендия артачак

Язгы сессиядә Дәүләт Думасы депутатлары Россия вузларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

«Бу актуаль мәсьәлә (студентлар стипендияләрен арттыру — Т.И.иск.). Бу юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко.

Парламентарий вузларда дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдерде.


Фикер өстәү