Сәрхүш әби ике яшьлек оныгын үтергән

Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә коточкыч хәл булган.

8 февральдә 0:10 сәгатьтә Короленко урамындагы күп фатирлы йорт янында 2018 елгы сабыйның мәетен табалар.

Фаразлар буенча, аны 60 яшьлек сәрхүш әбисе пычак белән чәнчеп үтергән.

«Балигъ булмаган баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү