Казан тәмле аш-су башкаласы дип танылган

Казан рәсми төстә Россиянең гастрономия башкаласы дип танылган. Бу хакта Казан шәһәре Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова белдерде. «Комитет инде узган елның башында ук товар билгесен теркәү идеясен тәкъдим иткән иде. Быел 20 гыйнварда патент алуга ирештек. Хәзер Казан, өченче башкаладан тыш, Россиянең гастрономия башкаласы, дигән исемне дә горур төстә йөртәчәк», – дигән Санникова мэриядә үткәрелгән «Эшлекле дүшәмбе»дә. Аның әйтүенчә, патент алу шәһәр брендын, шулай ук Татарстан башкаласына килүче туристлар санын үстерүгә, татарларның аш-суын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытуга ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, бүген Казанда 2 меңнән артыграк җәмәгать туклану оешмасы эшли. Аларның күбесендә төрледән-төрле милли аш-сулар тәкъдим ителә.


Фикер өстәү