Май бәйрәмнәрендә Казанга 100 меңнән артыграк турист килүе көтелә

Май бәйрәмнәрендә Казанга 100 меңнән артыграк туристның килүе көтелә. Бу чорда кунакханәләр 60–90 процентка тулачак дип белдергән шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Татарстан башкаласында барлыгы 229 кунакханә эшләп килә. Март аенда алар 52 процентка кунаклар белән тулса, май бәйрәмнәрендә кайберләре тулысынча тулган хәлдә эшләргә мөмкин. Санникова әйтүенчә, кешбэк программасы туристлар ташкыны арттыруга ярдәм иткән. Россия буйлап сәяхәт кылу өчен 15 марттан 9 апрельгә кадәр сатып алынган юллама (сәяхәт кылу чоры – 30 июньгә кадәр) бәясенең 20 процентын кире кайтару мөмкинлеге бар.

Сүз уңаеннан, гыйнвар – февраль айларында Казан Кремлендә – 357 меңнән артыграк, ә «Шәһәр панорамасы» музеенда 7 мең чамасы турист булып киткән.


Фикер өстәү