Шимбә көнне Бөтенроссия чаңгы ярышлары үткәрелә

13 февральдә Татарстан шәһәрләре һәм районнарында Бөтенроссия чаңгы ярышларын үткәрү күздә тотыла. Аларда профессиональ спортчылар гына түгел, гомумән, чаңгы яратучы теләсә кем катнаша алачак. Казанда төп ярышлар Юдино бистәсенең «Локомотив» стадионында була. Барлыгы өч дистанциягә – 3, 5 һәм 10 чакрым ераклыкка узышу оештырыла.
Бу көнне барлык районнар һәм шәһәрләрдә «Татарстан чаңгы юлы – 2021» уздырыла. Ярышларда җәмгысы 200 меңгә якын кеше катнашачак. Яшь буенча бернинди дә чикләүләр юк. Ярышка чыгарга табибтан рөхсәт булса, шул җитә.


Фикер өстәү