Түләсәң бурыч, йокларсың тыныч: түләп тә, акча барып җитмәгәндә нишләргә?

Татарстанда 1 миллион 100 кешенең бурычы бар. Матбугат конференциясендә Татарстанның баш суд приставы урынбасары Елена  Варфоломеева әйткәнчә, кайбер кешенең хәтта  берничә бурычы бар икән.

– Күбесе – юл кагыйдәсен бозган өчен штрафлар һәм вакытында түләнмәгән кредитлар. Алар бөтен бурычның 35 процентын алып тора, – диде ул.

2020 елда суд приставлары да электрон хезмәтләрнең уңайлыгын сизгән.

– Электрон хезмәтләр вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә.  Узган ел пилот проект буларак «Цифровое исполнительное производство» дип аталган платформа эшли башлады.  Шуннан соң онлайн рәвештә безгә 15 мең кеше мөрәҗәгать итте. Быел,  шул рәвешле, 6 мең кешене кабул иттек инде. Интернет аша килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр тиешле кешесенә вакытында  эләгә. Онлайн мөрәҗәгатькә җавапны  30 көн эчендә бирәбез. Интернет аша мөрәҗәгать итүчеләрең  98 проценты канәгать калуын  белдерә, – диде ул.

2020 елда суд приставлары сайтына 3 миллионнан артык кеше кергән. Шуның 800 меңе үз бурычын тикшергән. Бу чорда түләр өчен квитанцияне  йөкләүчеләр дә арткан. Тик менә түләп тә, акчалары барып җитмәгән кешеләр дә бар икән. Андый очракта нишләргә соң?

Елена Варфоломеева бурычны түләгәндә, аеруча сак булырга куша. Квитанцияне тутырганда исем-фамилияне генә түгел, атагызның исемен дә хатасыз язарга кирәк. Бер хәреф кенә дөрес язылмаса да, акчаның түләнгәне күренмәячәк.

– Соңгы елларда электрон хезмәткә ихтыяҗ сизелерлек артты. Без дә, халыкка уңайлы булсын өчен, суд приставлары сайтында бурычның бармы-юкмы икәнлеген тикшерү мөмкинлеге тудырдык. Барысы да гади: сайтка кереп, исем-фамилияңне, әтиеңнең исемен, туган көнеңне язарга кирәк. Шуннан соң бар мәгълүмат килеп чыга. Бурычлы булганнар шунда ук түли дә ала. Сайт аша үзеңә кирәкле суд приставына язылып, тиешле көнне кирәк участокка килергә була, – диде җитәкче.

«ВТ» хәбәрчесе дә ике елдан артык шулай эшли инде. Машинаны бәрдереп киткән кешенең әле һаман бурычларын кайтарганы юк. Аның исем-фамилиясен язып, калган бурычларын түләмиме икән дип тә караштыргалыйм. Бу кешенең берүзенә 5 бурыч! Иң зур сумма – безгә тиешлесе. Әмма ул аны түләргә ашыкмый. Суд приставлары да берни эшләтә алмый. Андый кешенең эш урыны да, үз исемендә машинасы да, йорты да булмый икән. Елена  Варфоломеева кушканча, әлеге йомышым белән суд приставына язылмакчы булып сайтка  кердем. Дәүләт хезмәтләрендә теркәлгән булсаң, моны эшләү тиз икән. Үз участогымны да таптым, кирәкле приставны да – тик язылып кына булмады.  Бер айсыз буш вакыт юк икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: tatar-inform.ru

 


Фикер өстәү