Татарстан депутатлары күчмә зоопарклар һәм циркларны тыю турында закон проектын хуплаганнар

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары күчмә зоопаркларда, цирк һәм дельфинарийларда хайваннардан файдалануны тыюга бәйле федераль закон проектын хуплаган. Аны Дәүләт Думасына Башкортстан Корылтае керткән.

Закон проекты хайваннарга карата кешелекле мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән. Дәүләт Советының Экология комитеты әгъзалары “Хайваннар белән җаваплы эш итү һәм Россия Федерациясенең кайбер законнар актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 15 статьясына үзгәрешләр кертүне бертавыштан хуплаган.

— Күчмә зоопаркларда хайваннар җәен-кышын кечкенә генә читлекләрдә яшәргә мәҗбүр. Алар өчен төрмә камерасы кебек ул… Бу очракта хайваннар иң элек хуҗаларының акча эшләү чыганагы булып тора. Дельфинарийларда да шундый ук хәл, – дип басым ясап әйткән комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев.


Фикер өстәү