Арчаның өченче мәктәбе директоры вафат булган

Каты авырудан соң, бүген Арчаның өченче мәктәбе директоры Люция Рәшит кызы Фатыйхова вафат булган. Мәгариф хезмәткәренә 42 яшь иде.

Люция Фатыйхова 1978 елда Арча районының Кәче авылында туып-үскән. Ул 2015 елның мартында Арча ЗАГСы мөдирлегеннән районның өченче мәктәбенә җитәкче булып килгән. Директор коллективта һәм районда ихтирам казанган, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

«Бик әйбәт кеше иде. Таләпчән һәм шул ук вакытта теләсә кайсы темага сөйләшеп була иде.  Заманында Казанда балалар йортында, Арча районында мировой суд канцеляриесендә, опека һәм попечительлек секторы баш белгече, балигь булмаган балалар белән эшләүче комиссиядә эшләде», — дип сөйли 3нче мәктәп директорының уку эшләре буенча урынбасары Алсу Фәрхәтовна.

Аның ике баласы ятим калган, олы кызы — студент, кечесе балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри.

Күптән түгел аның килендәше Арчаның 2нче мәктәбе татар теле укытучысы Лилия Әмир кызы Фатыйхова вафат булган иде.


Фикер өстәү