Татарстанда яучылык белән шөгыльләнә торган гаилә үзәкләре булачак

Татарстан Мөселман хатын-кызлар берлеге республикада Гаилә үзәкләрен оештырачак. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәкләрнең яшьләрне димләү, таныштыру, никахка әзерләү, балалар тәрбияләү, ир белән хатын-кыз арасында низагларны җайга салу кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнүе күздә тотыла. Шундый тәүге үзәк Чирмешән районында ачылган да инде. Анда гаилә төзергә теләүче 300 кеше җыелган. Үзәк хезмәткәрләре ялгыз ир-атлар һәм хатын-кызларны сайлап, исемлекләр төзи, анкеталар тутыра, фотосурәтләрен сорап ала.

Гаилә үзәкләре хезмәткәрләре гаилә учагын сакларга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне корырга, дин күзлегеннән карап, тормыш алып барырга өйрәтәчәк, психологик ярдәм күрсәтәчәк, дини тәрбия бирәчәк.

 

 

 

 


Фикер өстәү