Казанда республиканың эшче яшьләре слеты узачак

Иртәгә – 19 февраль көнне “Идел” яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсе) республиканың эшче яшьләр слетын ачу тантанасы була. (11.00 сәгатьтә башлана) Анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия һәм Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклеләре катнашачак. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уздырыла торган “Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты IX республика телевизион фестивален үткәрүгә әзерләнү кысаларында семинар-тренинг форматында үткәрелә. Эшче яшьләр слеты моңа кадәр “Безнең заман” фестивалендә катнашмаган предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре өчен оештырыла.

Семинар-тренинг лекцияләр һәм практик дәресләрне, мастер-класслар, тренинглар, эшлекле уеннар, мәдәни программа, “Түгәрәк өстәл”ләрне үз эченә ала. Шулай ук 2013-2020 елга кадәрге чорда фестивальдә җиңүчеләр һәм Гран-при хуҗалары белән иҗади очрашулар оештырылачак.


Фикер өстәү